news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында эшче яшьләрнең туристик слетында ботка пешерделәр

Түбән Кама районында эшче яшьләрнең туристик слетында ботка пешерделәр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Узган ял көннәрендә Кама Аланында эшче яшьләрнең 14нче туристик слеты узды. Ике көн дәвамында алтмыштан артык катнашучы иҗади конкурсларда осталыкларын күрсәтте. Командалар палаткаларны сүтеп җыйды, су кайнатты, төеннәр бәйләде, «дуслык» кичүе узды һәм башка ярышларда катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, туристик слетта иң кызыклы сынауларның берсе - пешекчеләр конкурсы. Катнашучылар карабодайдан ботка әзерләде һәм судьяларга тәкъдим итте. Конкурс түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: бизәлеше, эчлеге, тәме һәм әзерлек вакыты.

Ярышлардан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урында – «Танеко» АҖ белгечләре, икенче урында – Kama Tyres шина бизнесы предприятиесе хезмәткәрләре, өченче урында – «Сетевая компания» АҖ Түбән Кама электр челтәрләре вәкилләре.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100