news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама музыка көллиятендә Камал театры оркестры концерты була

16 февральдә 14.00 сәгатьтә Түбән Кама музыка көллиятендә Камал театры оркестрының «Музыка һәм Драма» концерты була.

Театр оркестры башкаруында Россия композиторлык сәнгате классикларының махсус театр спектакльләре өчен иҗат иткән музыкаль әсәрләре яңгыраячак. Аларның кайберләре тамашачылаларга якын таныш, кайберләре сәхнәдән спектакль төшкәннән соң инде онытылган, тик кабат яңгыраш алачак, ә кайберләре күңелле ачыш булачак, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.

Концерт программасында төрле вакытта Камал театры спектакльләрендә яңгыраган әсәрләр: Ренат Ениикеев, Салих Сәйдәшев, Хөснулла Вәлиуллин, Н.Җиһанов һ. б. музыкасы. Шулай ук Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты сюитасы һәм П.И.Чайковскийның «Гамлет» спектакленә язган музыкасы яңгыраячак, диелә хәбәрдә.

Оркестрның җитәкчесе һәм баш дирижеры - Данияр Соколов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100