Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама көрәшчесе зур халыкара турнирда җиңде
Мәскәүдә ирекле, хатын-кызлар һәм грек-рим көрәше буенча «Поддубныйның PWL-school мәктәп көрәш лигасы» турниры узды. Катнашучылар арасында - «Нефтехимик» спорт клубы көрәшчесе Демид Әбделманов.
Турнир халыкара статуска ия булды, Беларусь, Әрмәнстан, Кыргызстан, Казахстан, Болгария һәм Россия Федерациясенең 56 субъектыннан спортчылар килде. Катнашучыларның гомуми саны 1500 спортчы тәшкил итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Демид Әбделмановның җиңүе тантаналы булды. Ул - Татарстанның 17 вәкиленнән бердәнбер алтын медаль яулаучы. 2010 елда туган яшүсмерләр арасында 32 кг авырлык категориясендә тренер Рамил Насыйбуллинның шәкерте 5 җиңү очрашуын үткәрде. Аның авырлыгында барлыгы 32 кеше – төбәк турларында җиңүчеләр көч сынашты.
«Россияне Калининградтан алып Саха-Якутиягә кадәр төрле төбәкләрдән килгән көрәшчеләр тәкъдим итте. Бик зур командалар белән белоруслар һәм әрмәннар килгән иде. Демидның чыдамлыгына тиешле бәя бирергә кирәк. Мәскәүгә бару өчен, иртәнге сәгать 4дүрттә торып, көн буе манежда турнирда булдык, ә төнге икенчедә кунакханәгә кайттык. Финал көрәшенә егет төнге уникенчедә чыкты һәм җиңә алды!», - дип сөйләде тренер Рамил Насыйбуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз