news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама көллияте һәм «КамАЗ» хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Түбән Кама күппрофильле көллияте белән «КамАЗ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Предприятие кадрлар потенциалын үстерү һәм Кама Аланы филиалы базасында белгечләр әзерләү өлкәсендә озак вакытлы мөнәсәбәтләр урнаштыру белән кызыксына. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«КамАЗ» дан хәйрия ярдәме сыйфатында студентлар өчен җиһазлар һәм уку әсбапларының беренче өлеше - 2,5 миллион сумнан артык узеллар һәм агрегатлар алынды.

Балаларга «Автомобильне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү остасы» һөнәре өчен күрсәтмә әсбаплар кирәк. Бүгенге көндә көллият студентлары «КамАЗ» ГАҖ производстволарында практика уза. Предприятие укучыларга тулай торак, кайнар ризык һәм стипендия бирә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100