news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама имамнары Алчевскига гуманитар ярдәм илтеп кайтты

Бу көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Түбән Кама мөхтәсибәтенең «КамАл» мәчете имамы Әбделхәким хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге делегациясе Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренә гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Дин әһелләре әлеге сәфәргә Алчевск шәһәренең «Таң» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюр Карачурин, Алчевск шәһәре хакимияте, нәкъ менә аның мэры Альберт Апшев, «ЛНР мөселманнары Диния нәзарәте» Үзәк Диния нәзарәте, аның мөфтие Мөхәммәт хәзрәт Исмәгыйль чакыруы буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ЛНР мәдәният, спорт һәм Яшьләр министрлыгы ярдәме белән барды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алчевскида делегация «Таң» татар мәдәни үзәгендә булды. Биредә хәзрәтләр шәһәр халкы һәм җитәкчелек белән очрашып, Татарстаннан алып килгән хәләл азык-төлек, мобилизацияләнүчеләр өчен җылы кием һәм дога китаплары тапшырды. Шулай итеп, делегация Луганскида яшәүчеләргә рухи ярдәм күрсәтте.

Аннары Татарстан имамнары Луганск Җәмигъ мәчетендә мөфти Мөхәммәт хәзрәт Исмәгыйль белән очрашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимовның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук алар Луганск Халык Республикасында яшәүче дин кардәшләребезгә иминлек һәм тынычлык теләде. Татарстан мөселманнарыннан догалар белән сәлам сүзләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100