news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама делегациясе Луганскига хәләл азык-төлек, җылы киемнәр һәм китаплар алып килде

Түбән Кама делегациясе Луганскига хәләл азык-төлек, җылы киемнәр һәм китаплар алып килде
Фотолар Фәнис Кадыровтан алынды

Түбән Кама районы делегациясе Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәрендә гуманитар миссия белән булды. Татарстаннан хәләл азык-төлек, мобилизацияләнгән кешеләргә җылы киемнәр һәм китаплар илттеләр.

Түбән Камадан килүчеләр Алчевскида Әбделхәким хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә «Таң» татар мәдәни үзәгендә булды. Аның җитәкчесе –  Флюр Карачурин халык һәм шәһәр җитәкчелеге белән очрашу оештырды.

Бу миссиянең максаты Луганщина кешеләренә рухи-әхлакый ярдәм булды.

«Җәмигъ» үзәк мәчете матбугат хезмәтеннән Фәнис Кадыйров «Татар-информ»га сөйләгәнчә, махсус операция башланганнан бирле, ул Луганск Халык Республикасына икенче тапкыр барган.

«Альчевск сугыш халәтендә сигез ел. Без киткәч, төнлә ике « хаймерс» төште. Кешеләр анда кайгыра, киеренке хәлдә. Алар россиялеләрнең ярдәменә бик шат, рәхмәтле. Без булдырабыз! Аллага шөкер! Татарстаннан гуманитар ярдәм берсе артыннан берсе бара», – дип уртаклашты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100