news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары бер елдан соң вазифасыннан китте

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм терроризмга каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Фәрхәд Сафиуллин вазифасыннан китте. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га шәһәр хакимиятендә расладылар.

«Фәрхәд Шәфигулла улын бу вазифада кем алыштырачагы әлегә билгеле түгел. Кандидатуралар каралуда», – дип ачыклык кертте агентлыкның чыганагы.

Фәрхәд Сафиуллинның үз эшчәнлеген кайсы өлкәдә һәм кайда дәвам итәчәге әлегә билгеле түгел.

Сафиуллин җитәкче урынбасары булып 2021 елның августыннан бирле эшләде. Әлеге вазифага билгеләнгәнче ул Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Башкарма комитетының иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы иде. Бу урынга Фәрхәд Сафиуллин 2018 елда билгеләнгәнде. 1999 елдан ул Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100