news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда быел БДИны югары баллга тапшырган 50 абитуриент гомуми суммасы 5 млн сумга тигез булган грантка лаек булды

КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар (ИТИС) Югары мәктәбенең I курс студентларына ТР Хөкүмәте гранты тапшырылды

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның IT-паркында КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар (ИТИС) Югары мәктәбенең I курс студентларына бишенче ел рәттән ТР Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы уздырылды.

Беренчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров сәламләде.

“Бу елдан башлап сез мәгълүмати технологияләр тармагында эшкә тотынасыз, – дип билгеләп узды Роман Шәйхетдинов. – Мин сезне ИТИСта белем алуга эшкә караган кебек карарга өндим. II курстан сезнең илебезнең иң яхшы технопаркында – IT-паркта практика узу мөмкинлеге була”.

Бишенче ел рәттән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов мәгълүмати технологияләрне булачак һөнәри эшчәнлеге өлкәсе буларак сайлаган сәләтле балаларга гарант тапшыруга акча бүлеп бирә. Быел БДИны иң югары баллга тапшырган 50 абитуриент гомуми суммасы 5 млн сумга тигез булган грантка лаек булды.

“Бу – сезнең беренче җиңүегез”, – дип билгеләп узды Илшат Гафуров. Сутдентларны котларга Россиянең беренче интеллектуаль антропоморф роботы Аркаша да килгән иде. Ул теләкләр әйтеп, берничә грант тапшырды һәм хәтта татарча сөйләште.

Студентлар алдында шулай ук IT-парк директоры Антон Грачев һәм ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар (ИТИС) Югары мәктәбе – КФУның IT-факультеты. Ул 2011 елда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, КФУ, “IBM”, “Microsoft”, “HP”, “Oracle” дөнья брендлары, төбәкнең эре IT-компанияләре ярдәме белән булдырылды. 2015 ел кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә караганда, КФУның ИТИС Югары мәктәбе югары баллы абитуриетлар ихтыяҗлары буенча “гамәли информатика” юнәлешендә илнең әйдәп баручы IT-вузлары арасында беренче урынга чыккан. Быел әлеге югары мәктәп абитуриентларының 1 фән буенча БДИдан керү баллы 86,34не тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: КФУның бюджет урыннарына уртача балл 76,22 иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100