ТРда автоинспекторына акча төртеп котылырга маташкан вьетнамлы штрафка тартылган
Документларны тикшергәндә, аның йөртү таныклыгының гамәлдән чыкканлыгы ачыкланган
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның Вахитов районы суды 44 яшьлек вьетнамлы Нгуен Тхинь Тунгны юл-патруль хезмәте инспекторына акча бәрабәренә җаваплылыктан котылу омтылышы өчен дәүләт файдасына 48 мең сум күләмендә штрафка тартты.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел 20 июнь көнне Нгуен Тхинь Тунг юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан туктала. Документларны тикшергәндә, аның йөртү таныклыгының гамәлдән чыкканлыгы ачыклана. Административ җаваплылыктан качу максатыннан, ир-ат хокук бозу очрагы буенча беркетмә төземәвен сорап, патруль автомобилендә инспекторга 1,6 мең сум күләмендә акча бирмәкче була. Әмма полицейский ришвәттән баш тарта.
Нгуен Тхинь Тунгка карата РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсенең 3нче өлеше (“Ришвәт бирергә омтылу”) буенча эш кузгатыла. Карар үз көченә кермәгән.