Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТРда 160 меңнән күбрәк кеше эшсезлек буенча барлыгы 1,5 млрд. сумнан артык пособие алган
Хәзерге вакытта эшсез буларак 37,7 мең кеше теркәлгән - хезмәт яшендәгеләрнең 1,9 проценты дигән сүз
(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Былтыр Татарстанда 2,07 млн. кеше эшле булган, бу исә аннан алдагы елдагыдан 269,8 меңгә артыграк (2009да - 1,80 млн. тирәсе кеше) - Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары әнә шул хакта сөйли. Мәшгульлек хезмәте органнарына исә төрле мәсьәләдә 500 мең тирәсе кеше мөрәҗәгать иткән, бу 2009 елдагыдан өчтән бергә ким; булган буш эш урыннарына 150 мең чамасы кеше урнаштырылган, 12 меңнән артыгы башка һөнәр үзләштергән. Хәзерге вакытта эшсез буларак 37,7 мең кеше теркәлгән (узган ел башында 68 меңнән артык иде) - хезмәт яшендәгеләрнең 1,9 проценты дигән сүз; былтыр 160 меңнән күбрәге эшсезлек буенча пособие алган, саный китсәң, - 1,5 млрд. сумнан артык.
Бүген ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барган ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең 2010 ел йомгакларына багышланган утырышында министр Айрат Шәфигуллин хезмәт базарындагы вазгыять буенча шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта буш калган 1 эш урынына 4 кеше дәгъва итә, димәк, буш эш урыннары буенча бердәм мәгълүмат банкы кирәк, аеруча Кама Тамагында, Әгерҗедә хәл әлегә киеренке.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз