news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан-Истанбул рейсы тоткарлану сәбәпле, Транспорт прокуратурасы тикшерү башлады

Татарстан транспорт прокуратурасы Казан аэропортында самолетны тоткарлауга бәйле тикшерү үткәрә. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдан ачыкланганча, 31 гыйнварда «ИрАэро» авиакомпаниясенең Казан – Истанбул рейсы Татарстан башкаласыннан кузгалган, әмма 0.53 сәгатьтә экипаж командиры самолетны очып китүдән туктату тарында карар кабул ителә, бу гамәл двигательләрне индикацияләү системасы төзек булмау белән аңлатыла.

Тоткарлану вакыты 4 сәгать 23 минут булган. Системалар эшен тикшергәннән соң, самолет үз маршруты буенча очып киткән.

«Татар транспорт прокуратурасы шартларны тикшерәчәк, нигезләр булса, прокурор реакциясе чараларын күрәчәк», – дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100