news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы: М12 юлында пилотсыз йөк ташу машиналарын җибәрергә уйлыйлар

Мәскәү - Казан М12 юлында алга таба пилотсыз йөк машиналарын җибәрергә планлаштыралар. Якын арада проектны «Нева» М11 юлында сыный башлыйлар, ә аннары тагын берничә федераль трассага җибәрергә уйлыйлар. Бу хакта ТАСС Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Виталий Савельевка сылтама белән хәбәр итә.

«Бик тиздән эксперименталь хокукый режим кысаларында [»Нева» М-11 трассасында] беренче йөк машиналары кузгала, ә аннары тулы кыйммәтле пилотсыз йөк ташу машиналары җибәрелә. Беренчедән, пилотсыз машиналар турындагы законны кабул иткәндә бу тәҗрибәне анализлау, икенчедән, бу тәҗрибәне транспорт коридорларының бөтенесенә, беренче чиратта, М-12 юлына җәелдерү максатын куябыз», - дип аңлатты министр.

Савельев ачыклык керткәнчә, «Нева» буенча мондый автомобильләр агымдагы елның июнь ахырында ук йөри башлаячак.

23 мартта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, узган ел М12 юлының беренче 107 км төзелде, аның гомуми озынлыгы 800 километрдан артык булырга тиеш. «Автодор» элегрәк трассаны быел төзеп бетерү, ә аның Екатеринбургка кадәр дәвамын 2024 елда кулланышка кертү планнары турында белдергән иде.

Февральдә Россия Президенты Владимир Путин М12 трассасын Иркутск һәм Владивостокка кадәр озайту карары турында игълан итте. Ул юл Казахстанга, Монголиягә һәм Кытайга кадәр чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100