news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Транспорт һәм Төзелеш министрлыкларында яңа урынбасарлар билгеләнгән

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында кадрлар үзгәреше булды.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Транспорт министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы министрларының яңа урынбасарлар билгеләнде.

Быелның 20 гыйнварыннан Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасарлары итеп Айрат Садыйков һәм Тимур Никонов, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Илнур Нурмөхәммәтов билгеләнде.

Боерыкларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документлар ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100