Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Югары суды “Адмирал” сәүдә үзәге милекчесен кулга алуны законлы дип таныды
Суд апелляция шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан Югары суды “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше фигуранты Роберт Хәйруллинны яклаучысының Казан район судының сак астына алу чарасын сайлау турындагы карары буенча шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.
“Киров районы судының бинаны файдалануга алган “Заря” ҖЧҖ нә кагыйдә бозуларны бетерү йөкләнүе турында карары бар”, – диде судта гаепләнүчене яклаучы Рамил Әхмәтгалиев. Адвокат шулай ук Хәйруллинның балигъ булмаган ике баласы булуын да ассызыклады.
“Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерү һәм кисәтү чаралары күрергә тиешлеген кире какмыйбыз”, - диде Әхмәтгалиев һәм гаепләнүчегә карата башка чара сайлауны сорады. Ул шулай ук залог кертергә әзерлеген белдерде. Әмма суд Казанның Совет районы суды карарын законлы дип таныды һәм апелляция шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз