Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР җыелу пунктыннан Татарстан егетләре эшелоны тантаналы төстә Ерак Көнчыгышка китте
Эшелон составындагыларның күбесе - 224 егет югары һәм урта техник белемле
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Татарстан хәрби комиссариатының җыелу пунктында чакырылыш егетләрен армиягә җибәрүгә багышланган тантаналы чара узды. 224 егеттән торган хәрби хезмәткәрләр эшелоны Ерак Көнчыгышка һәм Хабаровскига озатылды.
Чакырылыш егетләрен озату тантанасында ТР хәрби комиссары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР ДОСААФ вәкилләре, ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле, ветераннар, шулай ук республика дин әһелләре катнашты.
“Биредә иң югары исем – ул Ватанны саклаучы. Кешенең әнисе бер генә булган кебек, Ватаны да берәү генә. Беркем һәм беркайчан әнине алыштыра алмаган кебек, бернәрсә дә Ватанны алыштыра алмый. Сез аның киңлекләрендә аның һавасын сулап үскәнсез. Сез кеше булгансыз. Сезнең әниегез сезгә мохтаҗ булган кебек, Ватан да сезнең мәхәббәтегезгә мохтаҗ”, - диде хәрби комиссар генерал-майор Сергей Погодин.
Ул шулай ук, бүген Татарстан яшьләре үз бурычларын намус һәм горурлык белән үти, дип билгеләп үтте. Хәзер республика егетләре Россиянең барлык почмакларында хезмәт итә. Хәрби частьлар командирлары белдергәнчә, алар әзерлек үткән, дисциплиналы солдатлар, дип белдерде С.Погодин.
Бүген чакырылыш егетләрен шулай ук ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР ДОСААФ идарәсе рәисе Радий Зарипов, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар сәламләде. Мәртәбәле кунаклар Ватан алдындагы изге бурыч турында искәрттеләр, аннары яшь солдатларга җиңел, намуслы хезмәт теләделәр.
Чакырылыш егетләре алдында республиканың дин әһелләре дә чыгыш ясадылар, изге теләкләрен белдерделәр.
Аннары егетләр алдында әниләре чыгыш ясады, алар шулай ук изге бурыч турында белдерделәр, яхшы хезмәт итеп кайтуларын һәм шалтыратып торырга онытмауларын теләделәр.
Һәр армиягә китүчегә Татарстан җитәкчелеге исеменнән кәрәзле телефон тапшырылды.
Аннары чакырылыш егетләре алдында Әлмәт районы иҗат коллективы концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Республика хәрби комиссары сүзләренә караганда, хәзергә Татарстаннан 1570 егет РФ нең барлык хәрби округларына армиягә җибәрелгән. Егетләр армиягә 24 октябрьдә китә башлады һәм озату чаралары декабрьнең өченче декадасына кадәр үткәреләчәк. 1,1 мең егет югары һәм урта техник белемгә, ә 333 е хәрби белгечлеккә ия. Барлык куелган планнар һәм программалар тулысынча үтәлә, дип билгеләп үтте Погодин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз