Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы туристларга Төркия якларына барудан тыелып торырга киңәш итә
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы туристларга Төркия якларына барудан тыелып торырга киңәш итә
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, республика халкын кеше иминлеге һәм аның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәтнең “Төркиядә кош гриппы белән авыру очраклары” турындагы хатына колак салырга киңәш итә. Хатта, эпидемия галәмәте җайга салынганчы, Төркия республикасының төньяк-көнчыгыш районнарына сәяхәт кылудан тыелып торырга дип язылган.
Шул уңайдан, туризм буенча федераль агентлык, туристик компанияләргә халыкка эпидемия турында хәбәр итеп торырга, Төркиягә юл алган гражданнарга карата профилактик чаралар үткәрергә һәм базар, зоопаркларга барган очракта, кош-кортлардан ераграк торырга тәкъдим итә. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы да бу киңәш-теләкләргә кушыла һәм Төркиядәге хәлләр турында рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга битараф калмаска кирәклеге турында кисәтә.
“Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре” турындагы федераль закон буенча, турагентлар һәм туроператорлар, туристларның иминлеген тәэмин итү максаты белән, сәяхәт кылуга янаучы куркынычлар турында искә төшереп торырга бурычлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз