Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР урман хуҗалыгы министры Бөгелмә районында булды
Анда районнардагы янгын белән бәйле хәлләр буенча киңәшмә үтте
(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Соңгы көннәрдә Татарстан урманнарындагы хәлләр тотрыклы тора. Биектау һәм Актаныш районнарында торф ятмалары яна, әмма әлеге хәлләр коткаручыларның җентекле күзәтүе астына алынган. Янгыннарның иң күп өлеше Әгерҗе, Мамадыш һәм Алабуга урман фондларына туры килә. Аларда барлыкка килгән янгыннарны юк итү өчен генә дә 200 мең сум акча тотылган. Эшлекле киңәшмә барышында бу хәбәрләрне ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев җиткерде.
ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, киңәшмәдә Бөгелмә мэры Илдус Касыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Гатин, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия әгъзалары катнашты.
- Урманнарны тәүлеклек режимда күзәтеп торырга кирәк. Илдә тулаем авыллар янып юкка чыга. Халыкның ял урыннарына йөрүләрен киметергә кирәк. Бу – мәҗбүри чара, бөгелмәлеләр моны аңларлар дип уйлыйм. Урманнарда бүген бер кызыксындырырлык нәрсә дә юк: җиләк тә, гөмбәләр дә, – дип ассызыклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз