news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР территориясендә янгыннар белән бәйле хәлне күзәтүгә Үзәк аэроклуб һәм Җиңел авиация федерациясе көчләре дә җәлеп ителде

Хәзерге вакытта янгын чыганакларын ачыклауда 11 берәмлек очкыч катнаша

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Республика территориясендә янгыннар белән бәйле хәлне күзәтүгә ТР Үзәк аэроклубы һәм ТР Җиңел авиация федерациясе көчләре дә җәлеп ителде. Хәзерге вакытта янгын чыганакларын ачыклауда 11 берәмлек очкыч катнаша. Бу хакта бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган чираттагы утырышында ТР төбәк оборона-спорт-техника оешмасы рәисе Радий Зарипов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, ТР Үзәк аэроклубының самолетлары инде 27 июльдән бирле республиканың төньяк, төньяк-көнбатыш, көнбатыш чикләрен (Арча, Балтач, Лаеш урман хуҗалыкларын) патрульдә тота. Алар көненә икешәр рейд ясый. ТР төбәк оборона-спорт-техника оешмасы рәисе белдергәнчә, шушы вакыт эчендә самолетлар катнашында уздырылган мониторинг нәтиҗәсендә 12 янгын чыганагы ачыкланган. Иң зур чыганакларны, нәкъ менә очкычларның тиешле хезмәтләргә вакытында хәбәр бирүе нәтиҗәсендә тиз арада авызлыкларга мөмкин булган.

Җиңел авиация федерациясе очкычлары кулланылган мониторинг Түбән Кама районы хакимияте инициативасы нигезендә 21 июльдән башлап җибәрелгән булган. Бүген 9 берәмлек дельталет ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән килештерелгән маршрутлар буенча башка муниципаль районнар территориясендә дә патрульлек итә. Алар җаваплылыгына кергән территорияләр -Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш районнары, "Түбән Кама" милли паркы. Шушы вакыт эчендә дельталетлар 35 янгын чыганагын ачыклауда һәм аларны тиз арада сүндерүдә ярдәмгә килгән. Дельталетлар кайбер очракларда таләп ителгәндә, янгын хезмәтләрен янгын урынына озата да бара.

Урып-җыю кампаниясе чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгынга каршы чараларның үтәлеше дә бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышының көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе иде. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хисап тотты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100