ТР таможнясы ел башыннан федераль бюджетка ун миллиард сумнан артык акча күчергән
Июнь аенда федераль бюджетның табыш өлешенә Татарстан таможнячыларыннан 1 млрд 457 млн 222 мең сум акча киткән
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). ТР таможнясы ел башыннан федераль бюджетка10 миллиард сумнан артык акча җибәргән. Июнь аенда федераль бюджетның табыш өлешенә Татарстан таможнячыларыннан 1 млрд 457 млн 222 мең сум акча китте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Әлеге сумманың 226 мең сумын пошлиналар, 1 млрд 442 млн 860 мең сумын импорт буенча түләүләр, 12 млн 758 мең сумын таможня җыемы тәшкил иткән.
Агымдагы ел башыннан Татарстан таможнясы дәүләт казнасына барлыгы 10 млрд 7 млн 578 мең сум акча күчергән.