news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Төрекмәнстанга ике арадагы килешүне гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзергә тәкъдим итте

10-11 февраль көннәрендә сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төрекмәнстанда эш сәфәрендә булды

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). 10-11 февраль көннәрендә сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төрекмәнстанда эш сәфәрендә булды. Татарстан делегациясе әгъзалары әлеге Урта Азия иленең министрлык-ведомстовларында очрашулар уздырып, хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре хакында сөйләшүләр уздырды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте җиткерүенчә, аерым алганда, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Баймырат Хуҗамөхәммәтов, Сәүдә һәм тышкы икътисади багланышлар, Нефть, газ сәнәгате һәм минераль ресурслар, Энергетика, Автомобиль транспорты, Сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыклары, “Төрекмәнобахызмат”, “Төрекмәннефть”, “Төрекмәнгаз”, “Төрекмәнхимия”, Төрекмәнгеология” корпорацияләре җитәкчеләре, Ашхабад хәкиме Шаһухаммат Дурдылыев, РФ Төрекмәнстандагы Вакытлы вәкиле Алексей Демин белән очрашулар узган. Аның барышында Татарстан предприятиеләре вәкилләре үз продукцияләрен презентацияләп, хезмәттәшлек перспективаларын барлаган.

Делегация җитәкчесе, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 2008 елда имзаланган ике арадагы Хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру өчен уртак эшче төркем төзү тәкъдимен керткән. Аның белдерүенчә, ике республика Президентлары имзалаган бу хезмәттәшлек килешүен хәзер конкрет эшләр белән тулыландыру зарур. Бу тәкъдим Төрекмәнстан ягында хуплау тапкан.

Бүгенге көндә Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы багланышлар 2008 елда имзаланган Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара килешүгә нигезләнә. Узган елның августында Төрекмәнстанда Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге ачылды. Бу ике төбәк арасында 2008 елда товар әйләнеше күләме 123824 мең доллар, ә узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 78253 мең доллар тәшкил иткән. Татарстан Төрекмәнстанны транспорт, механика һәм электр җиһазлары, каучук һәм резин эшләнмәләр, пластмассадан эшләнмәләр, фармацевтика продуктлары һ.б. тәэмин итә. Әлеге Азия иленнән безгә йон, неорганик химия продуктлары һ.б. кертелә. Моннан бер ел элек Төрекмәнстан Президенты Г.Бердымөхәммәтовның “КАМАЗ”да җитештерелгән 1040 данә автомашина һәм махсус техника сатып алу турындагы карары имзаланды. Май аенда исә 400 “КАМАЗ” йөк автомобилен һәм аларга запас частьләр сатып алырга карар кылынды. Хәзерге вакытта Төрекмәнстанга “АлАз” ААҖ җитештерелүче экскавотор-бульдозерлар һәм күчмә автомастерскойларны озату мөмкинлеге карала. “Төрекмәнгаз” дәүләт концернында хәзер “Төрекмәнгаз” белән “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ арасында стратегик хезмәттәшлек программасы” проекты килештерү уза. “Казан компрессормаш” ААҖ, мәсәлән, узган ел Төрекмәнстандагы партнерларын компрессорлар һәм аларга запас частьлар белән тәэмин итү буенча 5 млн. евролык килешү имзалады. “Татнефть”, “Казан вертолет заводы”, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” һ.б. да Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot