^«ТР Студентлар лигасы» һәм республиканың башка шәһәрләреннән вәкилләр чираттан тыш Конгресска җыела
^«ТР Студентлар лигасы» һәм республиканың башка шәһәрләреннән вәкилләр чираттан тыш Конгресска җыела
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Агымдагы елның 31 мартында Казанның КВН театрында «ТР Студентлар лигасы» Яшьләр Иҗтимагый оешмасының V Чираттан тыш Конгрессы узачак.
Конгресста катнашу өчен Татарстанның 30 югары уку йортыннан: Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Чистай һәм Бөгелмә шәһәрләреннән 190 лап вәкилнең килүе көтелә. Алар IV ТР Студентлары Конгрессы карары нигезендә, уставка кайбер кичектергесез үзгәрешләр кертү һәм студентлар тирәлегендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен жыела.
Билгеле булганча, ТР Студентларының IV Конгрессы узган елның апрель аенда узган иде.