news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Студентлар футбол лигасы чемпионнары Татарстанны Сочидагы ярышларда тәкъдим итәчәк

Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты командасы югары уку йортлары командалары арасындагы Бөтенроссия ярышларының финалында катнашу өчен Сочига юл тота

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты командасы югары уку йортлары командалары арасындагы Бөтенроссия ярышларының финалында катнашу өчен Сочига юл тота. Туполев исемендәге КДТУ вәкилләре Татарстанны ТР Студентлар футбол лигасының беренче чемпионатында җиңүчеләр буларак тәкъдим итәчәк.
Югары уку йортлары командалары арасында Россия беренчелегенең финал турниры Сочида 12-21 ноябрь көннәрендә уза. Турнирда төбәкара футбол берләшмәләре турнирларында җиңүчеләр катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100