news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең Казандагы генераль консулы белән очрашу узды

Яклар Татарстан һәм Төркия арасында инвестицион хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Яклар агымдагы мәсьәләләр һәм хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте. Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы генераль консуллыгы сәүдә атташесы Энгин Байшар, шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек башлыклары катнашты.
Әхмәт Акынтыны сәламләп, Равил Зарипов аны Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы вазифасына билгеләнүе белән котлады һәм алга таба нәтиҗәле һәм ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең тагын да үсәчәгенә өмет белдерде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы Татарстанның иң мөһим сәүдә-икътисади партнерларыннан берсе санала. 2010 елда Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 1 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән. 2010 елның апрелендә пыяла һәм көзгеләр, МДФ-панельләр һәм башка агач эшкәртү продуктлары җитештерәчәк завод төзелешенә беренче таш салынган. Проектлар Төркиянең әлеге өлкәдә әйдәп баручы «Тракья Санаи» һәм «Кастамону Энтегре» компанияләре тарафыннан гамәлгә ашырыла, инвестицияләрнең гомуми күләме 400 миллион АКШ доллары тәшкил итә.
2010 елның октябрендә Татарстанда узган автокомпонентлар җитештерү өлкәсендәге Россия-Татарстан эшлекле форумы зур иҗтимагый яңгыраш тапты. Агымдагы елның мартында Төркия ярдәмендә Татарстан дәүләт хакимияте органнарының дүрт вәкилен Төркиядә укыту күздә тотыла.
Үз чиратында, Әхмәт Акынты Татарстан һәм Төркия Республикасын тотрыклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр генә түгел, ә тел, мәдәният һәм дин якынлыгы да бәйләвен билгеләп үтте. Ул Төркиянең «Кастаману Энтегре» компаниясенең уңышлы мисалында Татарстан һәм Төркия арасындагы инвестицион хезмәттәшлекнең тагын да ныграк үсеш кичерәчәгенә өмет белдерде.
Очрашу барышында яклар 2011 елның 2-3 март көннәрендә Казанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышын үткәрү, 2011 елның апрель ахырында министр Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Төркия Республикасына эшлекле сәфәре, икътисадның төрле тармакларында Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Равил Зарипов якын киләчәктә Татарстан Республикасының Саксония Ирекле дәүләте белән озак вакытлы хезмәттәшлеге мисалында уртак эшче төркем төзергә тәкъдим итте. Әхмәт Акынты әлеге инициативаны хуплады.
Искәртеп узабыз, Әхмәт Акынты Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы итеп 2011 елның гыйнварында билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100