ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары мактаулы исемгә лаек булды
Россия Президенты Указы нигезендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубевага “Россия Федерациясе сәламәтлек саклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Указы нигезендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубевага “Россия Федерациясе сәламәтлек саклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Руфина Голубеваны әлеге бүләк белән министр Айрат Фәррахов котлады. Ул, Руфина Константиновнаның республика сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдәге хезмәтләрен билгеләп үтеп, аңа сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.