news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бердәм стандартлар турында сөйләштеләр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында “Өлкәне стандартлаштыру системасында яңа документлар” темасына республика киңәшмәсе узды

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында “Өлкәне стандартлаштыру системасында яңа документлар” темасына республика киңәшмәсе узды. Аның эшендә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова, медицина учреждениеләре башлыклары урынбасарлары, баш шәфкать туташлары, трансфузиологик ярдәм өчен җаваплы кешеләр катнашты. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин алып барды.
Адель Вафин билгеләп үткәнчә, учреждениедә эшләүчеләр белән идарә итүнең максаты – хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү юлларын эзләү. Бу максатка хезмәтне оештыруның алдынгы формаларын гамәлгә кертеп, хезмәт ресурсларыннан дөрес файдаланып ирешеп була. “Ягъни сәламәтлек саклау өлкәсендә төп максат – табиблар һәм шәфкать туташлары эше күрсәткечләреннән чыгып, дәвалау-профилактика учреждениеләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү”, - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, югары нәтиҗәлелеккә эш процессына бердәм стандартларны кертеп кенә ирешеп була. Соңгы ай эчендә бу мәсьәләгә кагылышлы ике боерык чыга. Алар турында Республика кан тапшыру станциясенең иммунология бүлеге мөдире Рәйсә Гаделшина сөйләде. “Гади медицина хезмәтләрен стандартлаштыруның актуальлеге” мәсьәләсен Республика клиник хастаханәсенең шәфкать туташлары белән эшләү буенча баш табиб урынбасары Ольга Сафина күтәрде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100