news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР профсоюзлары “Хезмәткә түләүнең минималь күләме закон буенча” кампаниясен дәвам итә

Хезмәткә түләүнең минималь күләменә бәйле проблема хәл ителмәгән килеш кала бирә

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген Казанда “Хезмәткә түләүнең минималь күләме закон буенча” кампаниясе кысаларында селектор киңәшмәсе узды. Аны Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе оештырды.
Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе “Хезмәткә түләүнең минималь күләме закон буенча” кампаниясен июнь аенда башлады. Профсоюзлар РФ Югары Суды Президиумы тарафыннан 2010 елның 10 мартында кабул ителгән карарга таяна. Анда өстәмә түләүләрнең хезмәткә түләүнең минималь күләменә кертелергә тиеш түгеллеге аңлатыла.
Профсоюзлар фикеренчә, хезмәткә түләүнең минималь күләменә компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне кертү зыянлы производстволарда аз хезмәт хакы түләнә торган вазифа башкаручылар яки махсус климат шартларында эшләүчеләрдә аеруча тискәре чагылыш таба. Бу кешеләр үз квалификацияләре һәм хезмәт шартлары нигезендә хезмәт хакы алырга хокуклы. Әмма эш бирүче, аларга хезмәт хакын минималь күләмдә билгеләп, хезмәткә түләүнең минималь күләменә тиешле компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне дә кертә. Шул рәвешчә, зыянлы шартларда эшләүчеләр нормаль шартларда хезмәт куючыларга тиңләштерелә.
“Хезмәткә түләүнең минималь күләме төшенчәсе аның тариф ставкасына тигезләнергә тиешлеген күз алдында тота, - диде ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Юрий Слепов. – Зыянлылык коэффициенты 4430 сумга өстәлергә тиеш. Россия профсоюзларының төп позициясе әнә шундый”.
Татарстан профсоюзлар хәрәкәте җитәкчеләре әлеге проблема белән ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән инде. Моннан тыш, бу мәсьәлә ТР Икътисад министрлыгының коллегия утырышында да каралган. Әлегә болар бернинди нәтиҗәләргә дә китермәгән.
Профсоюз лидерлары әле дә булса хезмәткәрләрне алар өчен тариф ставкасы хезмәткә түләүнең минималь күләменә тиңләштерелгән очракта судка мөрәҗәгать итәргә чакыра. 7 октябрьдә әлеге проблемага багышланган Бөтенроссия акциясе узачак.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100