news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы "ВТБ Банкы" ААҖ өлкән вице-президенты белән очрашты

Яклар уртак проектларны тормышка ашыру, алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикерләште

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген "ВТБ Банкы" ААҖнең төбәк челтәре департаменты җитәкчесе - өлкән вице-президенты Зентаи Чаба Ласлович белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында үтте, анда ТР Президентының ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары - Татарстан Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Яклар уртак проектларны тормышка ашыру, алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикерләште, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100