news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты: «Татарстанның машина төзелеше комплексы һәрвакыт алдынгы позициядә булырга тиеш"

Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды

 (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Казанда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты.

Бәйрәм башланганчы, ТР Президенты республикада машина төзелеше комплексының тарихы һәм заманча этабы турындагы күргәзмә экспозициясе белән танышты.
Тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан егәрлекле машина төзелеше потенциалы белән горурлана, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, республикадагы мондый машина төзелеше комплексы үсеш алган күп кенә илләрдә дә юк.

"Без җиңел һәм йөк автомобильләре, самолетлар, вертолетлар, суднолар төзибез, төрле аппаратура ясыйбыз. Бу республиканың куәт-мөмкинлеге искиткеч зур булуы һәм бүген аның үсеш алуы турында сөйли", - диде ТР Президенты.

Татарстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисади үсеш стратегиясендә машина төзелеше комплексына зур роль билгеләнгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Әлбәттә, машина төзелеше комплексы - ул машиналар һәм агрегатлар гына түгел. Бу, барыннан да элек, - кешеләр. Бүген безнең предприятиеләр чит илдән кертелә торган товарны үзебезнекенә алмаштыру шартларында яңа алымнар һәм яңа карарлар кабул итә. Бу дөрес юнәлеш. Ресурс үзәкләре, безнең вузлар һәм предприятиеләрнең мәктәпләр белән эшләве - болар барысы да бүген без күргән нәтиҗәне бирә. Татарстанның машина төзелеше комплексы һәрвакыт алдынгы позициядә булырга тиеш. Республика җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә әзер", - диде ТР Президенты машина төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика машина төзелеш тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100