news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Россия фәннәр академиясе белән ике арадагы килешүнең үтәлешеннән канәгать булуын белдерде

Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" Директорлар советы белән Россия фәннәр академиясенең Химия һәм материаллар турындагы фән бүлеге бюросының уртак утырышы узды

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы белән Россия фәннәр академиясенең Химия һәм материаллар турындагы фән бүлеге бюросының уртак утырышы узды. Аның эшендә Россия фәннәр академиясе вице-президенты академик Сергей Алдошин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин, Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре галимнәре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һ.б. катнашты. Утырышта Татарстан предприятиеләре белән РФА фәнни учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары каралды.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Татарстанның киләчәк перспективалары нефть химиясе, аерым алганда, "ТАНЕКО" комплексы үсеше белән бәйләнгән. "Төп бурыч - нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм яңа материаллар җитештерү, аларны куллану базары табу. Ә фәнни казанышлардан башка бу бурычны хәл итү мөмкин түгел", -дип ассызыклый Президент. Республика башлыгы Татарстан белән Россия фәннәр академиясе арасында үзара аңлашуга корылган хезмәттәшлек баруын ассызыклап, алга таба да РФА мөмкинлекләрен Татарстан мәйданында куллануны дәвам итү кирәклеген искәртте.

Татарстан белән фәнни-техник хезмәттәшлекнең бүгенге торышы һәм перспективалары РФА вице-президенты академик Сергей Алдошин докладында урын алды. Билгеле булганча, 2004 елда ТР Министрлар Кабинеты белән Россия фәннәр академиясе арасында Фәнни-техник хезмәттәшлек килешүе төзелгән иде. Бер үк вакытта Химия, нефть химиясе һәм экология буенча 2014 елга кадәр хезмәттәшлек программасы да кабул ителде. "РФА килешүләрнең эшләве белән бер үк вакытта аларның нәтиҗәләр китерүен дә кайгырта", - ди академик. Ике арада төзелгән хезмәттәшлек килешүендә нефть химиясе комплексы өчен продукциянең яңа төрләрен эшләү, яңа технологияләр буенча аерым бүлек тә каралган. Сүз мономерлар, композит материаллар, синтетик майлар җитештерү, нефтьне тирән эшкәртү, нефть сәнәгате калдыкларын эшкәртү технологияләре турында бара.
Аерым алганда, катализаторларның яңа типларын тәҗрибә җайланмаларында тулы технологик схема буенча эшләү күздә тотылган. Галим ассызыклап узганча, химия сәнәгатендә технологияләрнең 95 проценты катализаторларга нигезләнгән. Шуңа да Сергей Алдошин килешүдәге әлеге пункт үтәлеше аеруча мөһим дип саный. Аның сүзләренә караганда, соңгы 20 елда, гамәли институтларның зур өлеше җимерелү чорында, алар башкарган зур эшләр куллану өлкәсез калды. Хәзер җанлану акрын бара. "Шуңа күрә безнең институтлар эшләгән күп кенә технологияләр еш кына ахырына кадәр эре җайланмаларда сыналмый. Бу җәһәттән Татарстанга зур рәхмәт. Биредә үзебезнең фәнни эшләнмәләрне ахыргы әзер дәрәҗәгә җиткерү һәм аларны производствога кертү буенча реаль эш бара", - ди Алдошин. Аның белдерүенчә, бүген иң мөһиме –мәгълүмат алмашу. Татарстан белән очрашулар оештыру, килешүләр, контрактлар аша мәгълүмат алмашу актив дәвам итә.
Шул ук вакытта академик ике арадагы килешүнең бер пункты булган синтетик мотор майлары җитештерүнең бүгенге торышына борчылуын белдерде. Аның фикеренчә, бүген бу производство модернизацияләүгә мохтаҗ. Чимал базасын да киңәйтергә кирәк булачак. Этилен җитештерү буенча да проблема бар. РФА институты бу проблеманы чишүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерә. Моңа өстәп, мазуттан этилен алу буенча тәҗрибә җайланмасын төзү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Моның бар яклары каралган, килешүләр нигезендә бу юнәлештә алга барачакбыз, ди ул.

Ике арада хезмәттәшлек приоритетлары дип Сергей Алдошин нанокатализаторларда авыр нефть чималының гидроконверсиясен (тирәнтен эшкәртү), нефть эшкәртү тирәнлеген арттыруны, табигый һәм иярчен газ конверсиясен атады. Галим үз чыгышында фәнни эшләнмәләрне бизнес өчен аңлаешлы хәлгә китерү өчен заманча инженерлык үзәкләре төзү кирәклегенә аерым тукталды. "Моның өчен мөмкинлекләребез бар. Ике арадагы хезмәттәшлек кысаларында без моны эшли алабыз", -ди ул. Шундый ук мәйданнарны Новосибирски, Томскида, Мәскәү өлкәсендә дә төзү мөмкинлеге карала икән. Галим шулай ук бүген илдә компанияләрнең технологик үсешендә перспектив юнәлешләрне билгеләүче технологик платформалар төзү мөмкинлеге каралуын, аларның ике юнәлештә нефтехимия һәм композицион материаллар буенча булачагын җиткерде. Мондый платформалар илдә нефть химиясе өчен белгечләр әзерләү белән турыдан-туры бәйле булачак.

Россия фәннәр академиясе академиклары Саламбек Хаджиев белән Валентин Пармон чыгышлары нефтьне тирән эшкәртү технологияләренә багышланган иде. Саламбек Хаджиев үзе җитәкләгән Нефтехимия синтезы институтының нефтьне тирәнтен эшкәртү процесслары, табигый газны, нефть химиясе продуктларын эшкәртү буенча яңа катализаторлары хакында сөйләде. Владимир Капустин чыгышының үзәгендә илдә җитештерелгән алдынгы технологияләр һәм катализаторлар, үзебезнең эшләнмәләрне производствога кертүне тизләтү булды.
Валентин Пармон исә наноструктуралы катализаторлар җитештерүдә яңа эшләнмәләрне тәкъдим итте. Академик Евгений Каблов полимер композит материаллар эшләү, җитештерү һәм куллануда яңа юнәлешләргә тукталды. "Икътисадның алга таба үсеше дәүләтнең анык сәнәгый сәясәтеннән башка түгел. Полимер композит материаларны үзләштерү бу сәясәтнең мөһим өлеше. Ул авиация үсеше өчен дә стимул", ди ул. Галим сүзлренә караганда, Россиягә базарда үз урынын алу өчен яңа полимер композит материаллар җитештерергә кирәк. Моның өчен кирәкле чимал һәм технологияләрне дә үзебездә җитештерү отышлы булыр иде. Аның ассызыклавынча, полимер композицион материалларның кулланылыш өлкәсе бүген авиация, космос белән генә чикләнми.

Бу өлкәдә нәтиҗәләргә ирешү өчен менталитетны да үзгәртергә кирәк, дип өстәде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан башлыгы, кайбер җитешсезлекләргә карамастан, гомумән алганда, Россия фәннәр академиясе белән ике арадагы килешүнең үтәлешеннән канәгать булуын белдерде һәм алга таба аеруча перспективалы юнәлешләр буенча аерым эшче төркемнәр төзү тәкъдиме белән чыкты. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100