news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан Госман хәзрәт Исхакый, Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменә котлау юллады

Татарстан башлыгы аларга сәламәтлек, оптимизм, югары рухи миссияне тормышка ашыруда, хәерле максатларга ирешүдә уңышлар тели

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Югары мөфти-Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга котлау телеграммалары юллады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Сезне, Сезнең аша Татарстандагы Ислам дине вәкилләрен Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм. Сәламәтлек, оптимизм, югары рухи миссиягезне тормышка ашыруда, хәерле максатларыгызга ирешүдә уңышлар телим”, -диелгән юллар бар ТР Президентының Госман хәзрәт Исхакыйка юллаган котлавында. Татарстан башлыгы билгеләп үтүенчә, республика мөселманнарын тынычлык сөю, диннәргә тигез караш, хезмәткә мәхәббәт, рухи-әхлакый камиллеккә омтылыш аерып тора. Бу Татарстанның прогрессив иҗтимагый-икътисади үсеше өчен мөһим фактор булып тора, татарстанлыларның югары әхлаклы, максатка омтылучан, хезмәт сөючән яшь буынын тәрбияләүгә өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика өчен мөһим социаль бурычларны хәл итүдә якыннан катнашыр, тәкъвалык, зирәклек, намуслылык үрнәге күрсәтер дигән өметтә кала.
Мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин һәм аның аша Россия мөселманнарына юллаган бәйрәм телеграммасында Татарстан Президенты нык сәламәтлек, оптимизм, барлык күркәм башлангычларда уңышлар тели.
“Изге Рамазан ае мөселманнар өчен рухи һәм әхлакый үсештә кыйммәтле тәҗрибә туплау ае булды. Ул мөселманнарга игелек, якыннарына кайгыртучанлык, диннәргә тигез караш, тынычлыкны сакларга омтылыш кебек үзләренең иң күркәм кешелеклелек сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеген бирде. Ураза бәйрәме Сездәге энергияне һәм оптимизмны арттырсын, яңа күркәм эшләргә рухландырсын. Сезгә сәламәтлек, иминлек телим”, -диелә ТР Президентының Баш мөфти-Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменә юллаган котлавында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100