news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсы җиңүчеләрен, табибларны котлады

Төбәкара клиник-диагностик үзәкнең нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире Мурат Ибәтуллин - “Ел табибы”

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 19 июньдә билгеләп үтеләчәк Медицина хезмәткәре көне алдыннан, бүген “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсының 4 нчесеченең нәтиҗәләре “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында игълан ителеп, шул уңайдан оештырылган тантаналы бәйрәмдә җиңүчеләр һәм номинантлар бүләкләнде.

Быел анда катнашу өчен, жюри ролен үтәгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советы хозурына 100гә якын презентацион медицина эше тапшырылган, конкурс номинантлары буларак 18 медицина хезмәткәре һәм 3 учреждение сайлап алынган. Җиңүчеләр “Ел медицина учреждениесе”, “Ел табибы”, “Ел медицина хезмәткәре”, “Уникаль очрак”, “Иң яхшы беренчел звено табибы”, “Сәламәтлек саклау легендасы” – барлыгы 6 номинация буенча ачыкланган. Җиңүчене сайлап алганда министрлык сайтындагы Интернет-тавыш бирүчеләргә игътибар зур булган – номинантлар өчен быел барлыгы 15 меңнән артык “тавыш” бирелгән.

Аерым алганда, “Ел медицина учреждениесе” номинациясендә җиңүче дип баш табиб Газинур Дәүлиев җитәкчелегендәге Балтач үзәк район хастаханәсе табылды, урта звено медицина персоналы арасындагы “Ел медицина хезмәткәре” номинациясендә – Мөслим үзәк район хастаханәсенең Новоусинск пункты фельдшеры Альберт Тимашев, “Иң яхшы беренчел звено табибы” – Чаллы шәһәренең 2 нче балалар поликлиникасы участок табиб-педиатры Нурия Фәйзуллина. “Уникаль очрак” дигән номинациядә Балалар республика клиник хастаханәсенең пешкәннәр дәвалана торган бүлегенең әйдәп баручы хирург-комбустиологы Владимир Линьков җитәкчелегендәге табиблар Биектау районының Ямаширмә авылында чыккан янгында тән өслеге 80 процент пешкән 10 яшьлек малайны 9 операция ясап аякка бастырган өчен җиңеп чыкты. Малайга алга таба пластик операцияләр ясыйсы, аның тагын дәвалау курслары узасы бар. Улы белән сәхнә түренә чыгып, күз яшьләре белән табибларга баш иеп рәхмәт сүзләрен җиткергән ана кеше Акмалының ак халатлыларга атап язган шигырен укыды, баласына икенче гомер биргәннәргә сәламәтлек теләде.

Һәр номинация буенча җиңүчене республикада һәм аннан читтә танылган шәхесләр игълан итте, мәсәлән, ТР прокуроры Кафил Әмиров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, шахмат патшабикәсе Алисә Галләмова, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. Министр Р.Хәбибуллин, 2 катлы йортта яшәгән 9 кешене газ белән агуланудан коткарган, вакытында ярдәм күрсәткән һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, милиция подразделениеләрен чакырткан өчен, ”Уникаль очрак” номинациясендә тәкъдим ителгәннәрдән Казан шәһәре ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 3 нче подстанциясе табибы Владимир Исаевка, без, “Маугли” мультфильмындагыча, бер каннан, дип, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүләге – медаль тапшырды.

“Ел табибы-2011” мәртәбәле исеменә лаекны исә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов атады – ул Төбәкара клиник-диагностик үзәкнең нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире Мурат Ибәтуллин. Җиңүчеләрнең барысына да махсус сыннар, бүләкләр, ак чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Хәер, лауреатлар да шундый ук зур бүләкләргә ия булды, мәсәлән, планшетлы компьютер, плазмалы телевизор, чит илләрдәге танылган медицина үзәкләрендә стажировка узу өчен сертификатлар һ.б. төр бүләкләр.

“Моннан 5 ел элек, мин республиканың Премьер-министры булып эшләгән вакытта, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Татарстан табиблары өчен бәйрәм оештыру тәкъдиме кертте, шул вакытта конкурс гамәлгә куелды. Бик матур чара булып оешты, дип гел әйтә килделәр, ниһаять, аның 4 нчесенә миңа да килергә насыйп булды, - диде Президент. – Якынлашып килгән Медицина хезмәткәре көне белән һәммәгезне котлыйм, сәламәтлек һәм уңышлар телим. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт, кеше гомере, кеше сәламәтлеге – иң кыйммәте. Бүген без сыйфатлы тормыш ягыннан тәэмин итү турында сүз алып барабыз, сәламәтлектән башка ул мөмкин түгел. Хәзерге вакытта бу юнәлештә республика үзе дә тырыша, федераль үзәк тарафыннан да шактый эш башкарыла, аның уңай нәтиҗәләрен күрәбез”, - дип искәртте Р.Миңнеханов. Чыгышының соңында, бу бәйрәм киләчәктә дә булачак, һәртөрле ярдәм күрсәтелер, дип вәгъдәләде.

“Ел табибы” номинациясенең лауреатлары арасында сайлап алынган 3 кеше (һәр номинациядә 3әр кеше яки коллектив дәгъва итте) арасыннан Арчаның үзәк район хастаханәсе реанимация бүлеге мөдире Ренат Урмановка исә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге - “Fiat Albea” автомобиле насыйп булды.

“Сәламәтлек саклау легендасы” буларак Республика тире-венерологик диспансерының 3 нче поликлиника бүлеге табиб-дерматовенерологы, сәламәтлек саклау системасында 62 ел хезмәт куйган, 30 ел шушы диспансерның баш табибы булган Вера Марачковская хөрмәт ителде. Әлеге табибә җитәкчелегендә Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Лениногорскида тире-венерологик диспансерлары, Казанда венерологик бүлек ачылган. Вера Ильиничнаны котлау өчен, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов шәхсән үзе чыкты һәм, махсус сын, ак чәчәкләр бәйләме белән бергә, көнкүреш товарлары алырга сертификат бүләк итте. “Пирамида” залы тулы табибларга исә ак халатлы гүзәл кызлар, нәкъ Габдрахман Әпсәләмовның табиблар турындагы “Ак чәчәкләр” романындагыча, күңел аклыгы символы булган ак чәчәкләр өләшеп йөрде.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә ил җитәкчелеге катнашында “Ел табибы” конкурсы тантанасында Балалар республика клиник хастаханәсе кардиохирургы Миролюбов җитәкчелегендәге бер төркем табиб, дөньяда беренче тапкыр буларак 2 айлык сабыйга уникаль операция ясап гомерен саклап калган өчен, бүләкләнә, дип горурлык белән игълан итте министр.

Татарстан уңышларының бер өлешен 78 меңлек медицина хезмәткәрләреннән торган армия тәэмин итүен тану күңелле, Татарстан медицинасы эшчәнлеге иң югары дәрәҗәдә уңай бәяләнә, моңа Татарстанның үсештә булуы сәбәпче, диде министр чыгышында һәм, форсаттан файдаланып, республика Президентына сәламәтлек саклау тармагына игътибарның зурысы бирүе, хәзерге заман җәмгыятендә медицинаның ролен аңлап эш йөртүе өчен рәхмәт белдерде. Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе, 11 инсульт үзәге, Казан белән Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәләре (БСМП) һ.б. медицина учреждениеләре модернизацияләнә, димәк, тиз үзгәрүчән заман таләпләренә туры китерелә, яңа технологияләр, җиһазлар кертелә – болар җитәкчелекнең уңай карашы нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте А.Фәррахов.

Шул рәвешле, “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсын уздыру барышында төрле номинациядә лауреат һәм җиңүче булган медицина хезмәткәрләре саны инде 77гә, учреждениеләр саны 14кә җитте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100