news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты офшор амнистиясе турында: “Бу безнең ил өчен бик яхшы ресурс”

Рөстәм Миңнеханов республиканың офшор амнистиядә актив катнашырга әзер булуын белдерде

  (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың офшор амнистиядә актив катнашырга әзер булуын белдерде.

Бу хакта бүген ул республиканың финанс, салым һәм казна органнарының уртак коллегия утырышында белдерде.

Коллегия бүген Казанда уза, анда Россия финанслар министры Антон Силуанов катнаша. Киңәшмә 2014 елда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә якынча нәтиҗәләр һәм 2015 елга бурычлар темасына багышланган.

Рөстәм Миңнеханов республиканың офшор амнистиядә катнашырга әзерлеге турында: “Әгәр үз капиталларын Россиягә, Татарстанга кайтарыга теләүчеләр булса, Татарстан инвестицион проектлар тәкъдим итәргә әзер. Без бу акчаларны кабул итәргә, аларның керемле булуын һәм саклануын тәэмин итәргә әзер. Бу безнең өчен бик яхшы ресурс дип саныйм. Финанс яктан билгеле катлаулылыклар кичергәндә, - бу яхшы ярдәм”, - диде һәм, РФ субъекты җитәкчесе буларак, бу юнәлештә актив эшләргә әзермен, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot