ТР Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгын билгеләде
Идарәне моңарчы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы вазифасын башкарган Марс Бәдретдинов җитәкләде
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Марс Бәдретдинов ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.
Марс Сарыйм улы Бәдретдинов 1961 елның 4 октябрендә Татарстанның Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында туган. С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген Пермь каласында СССР Эчке эшләр министрлыгының югары курсларын тәмамлаганнан соң, 1989 елда Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегенең социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные булып башлый. М.Бәдретдиновның алдагы барлык эшчәнлеге Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары белән бәйле, биредә ул төрле вазифалар башкара. 2005-2011 елларда – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.