news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты «КАМАЗ-Мастер»командасын «Дакар-2011» раллиенда җиңүләре белән котлады

“Сезгә татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән уникаль спорт осталыгы өчен рәхмәт”, - диелә ТР Президенты котлавында

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Семен Якубовка, «КАМАЗ» ААҖ Сергей Когогинга һәм «КАМАЗ-Мастер» командасына «Дакар-2011» раллиенда 10 тапкыр җиңүләре белән котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Планетаның танылган автомарафонында янә татарстанлылар җиңү яулады, ә Владимир Чагин этапларда җиңүләре белән шәхси рекордын куйды. Безнең команда җиңүгә хокуклы, тырыш, үзләрен аямыйча җиңүгә омтылучы, максатчан егетләр иң югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек.
Командада талантлы яшьләр булуы куандыра – «Дакар-2011» раллиенда Эдуард Николаев экипажы танылган команда һәм Татарстан автосәнәгате осталары киләчәгенә ныклы ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
“Сезгә татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән уникаль спорт осталыгы өчен рәхмәт белдерәм. Бу җиңү өчен тырышучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә уңышлар телибез”, - диелә республика башлыгының котлау телеграммасында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100