news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Гайдар форумы чараларында катнаша

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры белән очрашты

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Сәфәрнең төп максаты - "Россия һәм дөнья: киләчәккә караш" Гайдар форумы чараларында катнашу.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры Максим Паршин белән очрашты. Яклар эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар булдыруда алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләште.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, эшмәкәрлекне үстерү төбәктә өстенлекле юнәлеш санала. ТР лидеры фикеренчә, бу мәсьәләдә системалы эш, шулай ук дәүләт ярдәме кирәк.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, республика Россия Икътисади үсеш министрлыгының барлык программаларында да актив катнаша. Ул искәрткәнчә, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә финанс ярдәме күрсәтү өчен "Лизинг-грант" программасы тормышка ашырыла. Сәнәгый мәйданчыклар, яңа җитештерүләр һәм яңа эш урыннары булдыруга барлык муниципаль районнар җәлеп ителә. Әйтик, Татарстан муниципаль районнарында 45 шундый мәйданчык эшли.

Моннан тыш, республикада читтән кертелгән товарларны үзебездә җитештерелгәннәр белән алмаштыруга җитди игътибар бирелә.

ТР Президенты РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры Максим Паршинны эшмәкәрлекнең аеруча әһәмиятле проектлары белән танышу, зур сәнәгать мәйданчыкларын һәм тулаем Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын караргаТатарстанга килергә чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.      

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100