news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Федераль архив агентлыгы җитәкчесе белән очрашты

Яклар тармактагы актуаль проблемалар, алга таба хезмәттәшлек турында фикер алышты

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова катнашты.

Яклар тармактагы актуаль проблемалар, алга таба хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Искәртеп узабыз: иртәгә, 4 февральдә, Андрей Артизов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең 2015 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100