news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты электр тапшыру линияләрен төзекләндерү эшләре барышын контрольдә тота

Карлы яңгыр яву сәбәпле, 13 районда электр энергиясе өлешчә өзелгән

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген сәгать 8гә булган мәгълүматлар буенча, республиканың 265 торак пунктында 57 мең кеше электрсыз калган, электр тапшыру линияләре өзелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Рөстәм Миңнеханов зур зыян күргән район башлыклары белән оператив элемтәдә тора, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп үтәбез, карлы яңгыр яву сәбәпле, 13 районда электр энергиясе өлешчә өзелгән, анда 967 электр подстанциясе, 267 торак пункт урнашкан.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРда Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең ике утырышын үткәрде (якшәмбе 21 сәгатьтә һәм якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә). “Сетевая компания” ААҖ авария-торгызу бригадалары эшли, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең кризис вәзгыяте буенча Идарә үзәге вәзгыятькә мониторинг ясый.
Бүген 7.15 сәгатьтә Чистай шәһәре, Алексеевски, Спас районнары тулысынча электр белән тәэмин ителгән, ә Аксубай, Актаныш, Әлки, Зәй, Минзәлә, Нурлат, Чистай районнарында электр тапшыру линияләре өлешчә торгызылган. Яңа Чишмә муниципаль районында 29 торак пункт энергия белән тәэмин ителмәгән.
Электр энергиясенэ этаплап тоташтыру дәвам итә.
Гидрометерология үзәге мәгълүматлары буенча Татарстанда кар айлык нормада диярлек яуган. Мондый шартлар нәтиҗәсендә республикада зур зыян күргән муниципаль районнарда гадәттән тыш вәзгыять игълан ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100