news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Президенты: “Ел дәвамында без барлык ветераннарны торак белән тәэмин итәргә тиеш”
ТР Министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында узган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
“Ветераннарны торак белән тәэмин итү – җитди һәм әһәмиятле мәсьәлә. Шуның белән бергә өлкән кешеләргә тиешле документларны рәсмиләштерүдә, шулай ук яңа фатирларга күченгәндә ярдәм итәргә кирәк. Безнең алда гаять зур эшне башкару бурычы тора”, - диде ТР Президенты, киңәшмәне ачып.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, республикада ике махсус оешма – Дәүләт торак фонды һәм Баш инвестиция-төзелеш идарәсе билгеләнгән. Алар сугыш ветераннары белән тиешле килешүләр төзиячәк, пенсионерлардан җәлеп ителгән субсидияләргә яңа күпфатирлы һәм аз катлы йортлар торгызачак. Әмма торак базарында да, социаль ипотека буенча да кирәкле сандагы фатирлар юк.
“Ветераннар базарда торак сатып алганда муниципаль берәмлекләр сату-алу эшләрен юридик яктан тәэмин итә. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләрнең намуссыз сатучылардан торак сатып алганда төп башына утырып калуы да ихтимал. Пенсионерлар өлешләп төзүдә катнаша башлагач куркыныч хәл килеп туарга мөмкин”, - дип ассызыклады министр. Аның сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге кешеләр социаль ипотека программасы буенча – 2600 дән артык, ә торак базарында 3500 фатир сатып алырга тели. 1542 ветеран теркәлү урыны буенча торак базарында фатир сатып алырга теләк белдергән.
Татарстанда гомумреспублика реестрына кертелгән ветераннарның саны кискен арту күзәтелә. Соңгы атнада гына да 800 гә якын кеше реестрга кертелгән. Реестрда барлыгы 8169 ветеран исәпләнә, аларның 1634 е фатирны Казанда сатып алырга тели.
ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин билгеләп үткәнчә, 2629 ветеран ТР Дәүләт торак фонды аша торак сатып алу өчен килешү төзергә әзер. Ул шулай ук торак фонды Казанда яшәмәүче, әмма Татарстан башкаласында фатир алырга теләүче өлкәннәрне исәпкә куймый, дип билгеләп үтте.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, 24 апрель мәгълүматларына караганда, социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен субсидия биргән 880 ветеранның 556 сы уңайлы фатирларга күченгән. Тагын 300 Бөек Ватан сугышы ветеранын яңа фатирларга күчерәсе бар. Калган ветераннарны 1 майга кадәр күчерү күздә тотыла.
Киңәшмәгә Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады. Ул искәртеп узганча, ветеран килешү төзү белән әзер яки төзелә торган торакка акча ала. “Өлкән яшьтәге кешеләрне ирекле торак базарында алдаулары да мөмкин. Шунлыктан булган ихтыяҗларны мөмкин кадәр канәгатьләндерү өчен һәр ветеранны исәпкә алырга кирәк. Бу эшне муниципалитетлар республика ведомстволары катнашында оператив төстә башкарырга тиеш. Ел дәвамында безгә барлык ветераннарны торак белән тәэмин итәргә кирәк”, - диде ТР Президенты.
Республика башлыгы күрсәтмәсе буенча муниципалитет җитәкчеләре һәм министрлыклар һәр ветеранга үз урынбасараларын яки бүлек җитәкчеләрен беркетергә бурычлы. Кураторлар торакка мохтаҗлык кичергән барлык ветераннар белән очрашырга һәм аларга документларны рәсмиләштергәндә ярдәм итәргә тиеш. “Бу һәр җитәкче өчен игелекле миссия”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot