news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты: "Чаллы һәм Яшел Үзән өчен алгарышлы үсештәге территорияләр статусын алуга ирешү зарур"

Рөстәм Миңнеханов Кама агломерациясе чикләрендә "Иннокам" инновацион-җитештерү үзәге булдырырга кирәклеген билгеләп үтте

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген моношәһәрләр алгарышлы үсештәге территорияләр булдыру мөмкинлегенә ия булу сәбәпле, якын арада Чаллыга һәм Яшел Үзәнгә шул статусны алуга ирешү зарур. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгатьтә белдерде.

"Бу өстәмә ресурслар, бизнес өчен уңай шартлар булдырырга, шәһәрләрнең моноструктур икътисадын диверсификацияләүгә ирешү мөмкинлеге бирә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы ел Татарстанда киеренке уза, төп макроикътисади күрсәткечләр узган елгылардан артмый, диде ул. Ә якындагы 5 елга икътисадны 1,2 тапкыр үстерү бурычы тора.

"Инвестицион активлыкны үстерергә кирәк һәм моның өчен барлык резервларны җәлеп итү зарур, - дип ассызыклады республика лидеры. Аларның берсе Кама агломерациясе чикләрендә "Иннокам" инновацион-җитештерү үзәген булдыру. - Монда инфраструктура проектларына, мәгариф һәм квалификацияле кадрлар әзерләү тармакларын модернизацияләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Агымдагы елда Хөкүмәт дәрәҗәсендә "Иннокам" ны үстерү концепциясен раслау зарур", - дип аңлатма бирде республика лидеры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100