ТР Президенты Аппаратында Мәгълүмат-аналитика идарәсе оештырылган
Идарәне элек ТР Министрлар Кабинеты Аппараты мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшләгән Александр Юртаев җитәкли
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президентының 2011 елның 15 гыйнварында имзаланган Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы итеп Александр Юртаев билгеләнгән.
Юртаев Александр Николаевич 1951 елның Псков өлкәсе Остров шәһәрендә туган. Тарихчы белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган, фәлсәфә фәннәре кандидаты, икътисади фәннәр докторы.
1998-2011 елларда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшләгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.