news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Анна Поповадан һаваны пычрата торган судно ягулыгы сатылу мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтүне сорады

Ул Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе коллегиясе утырышында булды

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе коллегиясе утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге федераль хезмәт җитәкчесе Анна Поповадан һаваны пычрата торган судно ягулыгы сату мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтүне сорады. Казандагы “Корстон” комплексында уздырылган чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты. Төп доклад белән Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Мария Патяшина чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда атмосфера һавасының торышы тотрыклы, әмма Россиядә, шул исәптән республикада, автотранспорт өчен каралган экологик таләпләргә туры килми торган судно ягулыгы сату белән шөгыльләнгән автомобильгә ягулык салу станцияләре бар. Бер яктан, бу төр ягулык техника өчен зыянлы булып, транспорт чарасын сафтан чыгарса, икенче яктан, аны кулланып, акчаны янга калдыру теләге шәһәрләребездәге һаваны, әйләнә-тирәне пычратуга китерә, дип ассызыклады.

Искәртеп үтик: ТРда бүген шундый 84 ягулык салу станциясе ачыкланган.

“Бүген закон бу төр ягулыкны сатуны тыймый. Судно ягулыгы зур су киңлекләре янында урнашкан территорияләрдә сатылса, - бер хәл. Хәер, киләчәктә су киңлекләрендә дә бу төр ягулыкны файдалануны чикләү зарур”, – диде ТР Президенты һәм, Анна Поповага мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүне сорады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесенең Татарстан идарәсе коллегиясе утырышында катнашып, идарәнең узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясашуы – республика өчен мөһим вакыйга, дип билгеләп үтте һәм игътибары, күрсәткән ярдәме өчен Анна Поповага рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнехов әйтүенчә, бүген, үзгәрешләргә гаять бай чорда, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе теләсә кайсы бурычны үтәргә сәләтле хезмәт булып тора. “Гомумән алганда, безнең җитди профессиональ, эш рәтен белүчән, күләмле чаралар уздыруга сәләтле командабыз бар”, – диде ул.

Былтыр Казанда Cпортның су төрләре буенча XVI чемпионаты уздырылуын искәртеп, аның Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә зур имтихан булуына басым ясады. “Чемпионатны уздыру дәрәҗәсе әлеге ярышлар тарихында иң яхшысы дип бәяләнгән икән, монда, һичшиксез, идарәнең дә өлеше зур”, – дип ассызыклады ТР Президенты. Татарстан халкын эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталып, бу юнәлештә системалы эш алып барыла, әмма аерым районнарда хилафлыклар шактый, бу проблеманы кыска вакыт эчендә хәл итеп булмаячак, диде.

Быел Татарстанда дзюдо буенча Европа чемпионаты, киләсе елда "FIFA-2017" Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты, 2019да эшче һөнәрләр буенча "WorldSkills" дөнья чемпионаты уздырылачагын искәртеп: “Сезгә зур җаваплылык йөкләнә. Безнең тарафтан да идарәнең матди-техник торышын ныгытуда, сезнең вәкаләтләргә кергән программаларны, проектларны гамәлгә ашрыруда ярдәм күрсәтеләчәк. Уңышлар Сезгә! Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт!” – дип йомгаклады сүзен ТР Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100