Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Премьер-министры Яшел Үзәндә яңа торак йортны файдаланылышка тапшыруда катнашты
Чара “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ААҖнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды
(Яшел Үзән, 21 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзәндә яңа торак йортныфайдаланылышка тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ААҖнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Анда РФ Оборона министрлыгы, Россия Хәрби диңгез флоты командованиесе, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ААҖ һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе вәкилләре катнашты.
Заводта эшләүчеләрнең торак шартларын яхшыртуда катнашу буенча социаль сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларында йорт 2013 елның октябрендә төзелә башлаган. 5 подъездлы 10 катлы йорт – “Красный металлист” торак комплексының беренче чираты. Бу торак комплекс барлыгы 10 йорттан торачак дип планлаштырыла. Беренче йорттан ташламалы шартларда фатирларны “ Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ААҖннән 70 тән артык гаилә алды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков: “Республикада, Яшел Үзәндә мондый йортлар төзи ала торган предприятие пәйда булды. Бу предприятие, дөньяда иң яхшы корабльләр җитештерү, производствоны реконструкцияләүдән тыш, үз хезмәткәрләрен дә кайгырта, димәк, заводның иртәгәсе турында уйлый. Бу йортта яшәячәк кешеләрне чын күңелдән котлыйм”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз