Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР полициясе алкоголь базарында җинаятьчелеккә юл куймау юнәлешендә башкарылган эшчәнлек кысаларында 123 җинаятьне ачыклаган
Алкоголь базары объектларында 35 мең 226 тикшерү үткәрелгән
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы хокук саклау органнары тарафыннан законсыз әйләнештән былтыр 200 мең л дан артык алкоголь продукциясе йолып алынган, аның 46 мең л – Казакъстаннан, тагын 51 мең л кадәре – Төньяк Осетиядән. Ел дәвамында легаль булмаган алкоголь белән тәэмин итә торган 10 канал эшчәнлегенә чик куелган, шул исәптән Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Казакъстан, Башкортстаннан начар сыйфатлы, ялган исерткечләр ташу каналлары да. Бу мәгълүматларны бүген ТР Дәүләт акоголь инспекциясенең ТР Премьер-министры катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов җиткерде.
Алкоголь базары объектларында 35 мең 226 тикшерү үткәрелгән. Татарстан полициясе алкоголь базарында җинаятьчелеккә юл куймау юнәлешендә башкарылган эшчәнлек кысаларында 123 җинаятьне ачыклаган. 116 кеше җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән. Балигъ булмаган балаларга алкоголь сату буенча 23 җинаять эше кузгатылган. Декабрь аенда исә легаль булмаган алкоголь кертү белән шөгыльләнгән ике канал ябылган. 89 мең л дан артык ялган алкоголь һәм спиртлы эчемлек йолып алынган.
Рафаил Гыйльманов Татарстан оперативникларының узган елны Казакъстанда булып кайтканын әйтте. Нәтиҗәдә, алар шуны ачыклаган: республикага кертелә торган андый эчемлекләр Казакъстандагы легаль продукция үрнәкләренең берсенә дә туры килми. Димәк, аны я яшерен цехларда ясыйлар, я Кытайдан китерәләр. Ул Казакъстаннан китерелгән ялган алкогольнең бер шешәсе 30 сумнан артмаганын да шәрехләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз