Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР парламентының дисциплинаны бозган “Бердәм Россия” депутатлары җавапка тартылырга мөмкин
Моның өчен махсус положение булдырылган
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” партиясе депутатларын, партия эчендәге дисциплинаны бозган һәм депутатлык вазыйфаларын үтәмәгән очракта, җавапка тартырга мөмкиннәр. “Бердәм Россия”нең узган утырышында моның өчен махсус положение дә кабул ителгән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.
“Бу документ беренче тапкыр кабул ителде һәм депутатлык вазыйфаларын үтәмәүчеләргә җавапка тарту мөмкинлеге бирә. Җәза төрле формада булырга мөмкин: кисәтүдән алып партиядән чыгаруга кадәр. Депутатның дисциплинасы партия җыелышында каралачак”, - диде Юрий Камалтынов.
Положение, депутатларның комитет һәм парламент утырышларына тулы составта йөрүне тормышка ашыру максатыннан, булдырылган. Депутатларга әлеге утырышларга, авырып китү яки Татарстаннан читтә булу сәбәпле генә, килмәү рөхсәт ителә. “Әлегә дисциплина бозу очраклары юк”, - диде Ю. Камалтынов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз