news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР парламентында авыл җирлегендә милек, җирне теркәү үзенчәлекләре турында фикерләштеләр

В.Васильев сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җирләрен кулланышка кертү бүгенге көндә актуаль булып тора


(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты “2008-2012 елларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче комиссия белән берлектә чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Валерий Васильев алып барды.

Депутатлар һәм комиссия әгъзалары, республиканың профиль ведомстволары һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашында иң беренче итеп авыл җирлегендә җир һәм милекне теркәү буенча законнарның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләне карады. Аерым алганда, бу проблеманы республиканың Лаеш, Чүпрәле һәм Кукмара муниципаль районнары мисалында тикшерделәр. Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеев, Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Александр Шадриков, Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм кадастр палатасы вәкилләре үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Утырышта катнашучылар, милек һәм җирне теркәү буенча проблемаларны ачып салып, кайбер районнарда бүгенгә кадәр “бер тәрәзә” дигән принципның тормышка ашырылмавын билгеләп үтте, шунлыктан кешеләргә чиратларда торырга туры килә. Милекне теркәү өчен документлар әзерләгәндә, бигрәк тә ызанлау планын, кадастр хезмәтеннән белешмә алганда, кадастр исәбенә басканда авырлыклар килеп чыгып тора.

Комитет рәисе урынбасары, Лаеш районында әлеге мәсьәлә буенча эшче төркеме белән берлектә эшләгән Илсур Сафиуллин сүзләренә караганда, җирне ызанлау белән шөгыльләнүче оешмалар турында мәгълүмат җитәрлек түгел, шуңа күрә кешеләр якындагы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Аларында халык күп булу сәбәпле, эшләр озакка сузыла һәм канәгатьсезлек очраклары ешая.

Комитет рәисе Валерий Васильев сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы җирләрен кулланышка кертү бүгенге көндә актуаль булып тора һәм республиканың миллионлаган кешесенең, шул исәптән җир пайлары хуҗалары мәнфәгатьләренә кагыла. Соңгы вакытта законнар җир участокларына милек хокукын тапшыру процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта депутатлар авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдаланмауга борчылуын белдерде. Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеев сүзләренчә, гражданнардан авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерү, ягъни бу җирләрдә торак төзү үтенече белән мөрәҗәгать итүләрен белдерде. А.Тимофеев Лаеш районының Казанны азык-төлек белән тәэмин итеп торучы төбәк булуын ассызыклап, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы өчен никадәр җир кирәклеген ачыклау зарур. Илсур Сафиуллин да, бу фикерне хуплап, нинди җирләрне нинди максатларда кулланырга икәнлегенә ачыклык кертергә чакырды.

Комитет рәисе Валерий Василев бу нисбәттән республиканың профиль министрлыклары белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләрен куллану программасын, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына файланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу механизмын эшләргә чакырды. Чөнки Чүпрәле районы башлыгы урынбасары А.Шадриков файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алуның бик катлаулы булуын хәбәр иткән иде.

Фикер алышу нәтиҗәсендә утырышта катнашучылар ТР Хөкүмәтенә авыл хуҗалыгы җирләрен, территориаль үсеш планын исәпкә алып, башка категорияләргә күчерү, күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлешендә законнарны үтәү буенча моның өчен җаваплы органнарның бердәм эшчәнлеген нәтиҗәле итү буенча чаралар күрергә тәкъдим итте.

Алга таба депутатлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкинның “2008-2012 елларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын 2009 елда тормышка ашыру турындагы мәгълүматы белән танышты.

Комитет әгъзалары ТР Прокурорының җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукын алу тәртибен көйли торган законнарны бозу очракларын бетерүгә кагылышлы күрсәтмәсе белән килеште.

ТР Дәүләт Советы каравына “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты җибәрелде. Аны депутатлар беренче укылышка әзерләде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатында эшләнгән.

Моннан тыш комитет депутатлары федераль закон проектларына карата үз фикерен белдерде, 2010 елның беренче кварталына эш планын раслады.





news_right_1
news_right_2
news_bot