Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР парламенты депутатлары, төбәкләрдәге телеканалларны яклап, Мәскәүгә закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә булды
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында хәбәр ителде
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкога, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга мөрәҗәгать белән чыгарга ниятли. Бу хакта бүген парламент утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте. Әлеге мөрәҗәгать төбәкләрдәге телеканалларда реклама бирүне тыючы законга кагыла. Үзенең чыгышында ул әлеге законның төбәкләрдәге телеканалларга зыян салачагын һәм аларның ябылуына китерәчәген ассызыклады.
“Төбәкләрдәге телеканаллар ММЧ гына түгел, бизнес өлкәсе дә булып тора. Аларның җитәкчеләре хезмәткәрләр җыйган, аларны эшкә өйрәткән, база туплаган. Рекламаларны да урта һәм вак эшмәкәрләр бирә һәм федераль телеканаллардагы кыйммәтле рекламалар белән төбәкләрдәге рекламаларны чагыштырып та булмый. Рекламаны тыю әлеге эшмәкәрләргә дә зыян салачак”, - диде ул чыгышында һәм закон инициативасын РФ Дәүләт Думасына юлларга тәкъдим итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов әлеге закон инициативасын Яңа ел каникулларыннан соң тиз арада Дәүләт Думасында каралачагын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз