ТР Милли музее “Чыршы бизә!” акциясен уздыра
Анда теләгән һәр кеше катнаша һәм музейга бушлай керә ала
(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Милли музее, һәр елдагыча, быел да “Чыршы бизә!” акциясен уздыра. Акциядә теләгән һәр кеше катнаша һәм музейга бушлай керә ала. Моның өчен чыршы уенчыгын керү билетына алыштырырга һәм, шул рәвешле, музейның чыршы уенчыклары коллекциясен баетырга мөмкин. Киләчәктә әлеге уенчыклар ТР Милли музеенда урнаштырылачак Яңа ел чыршысын бизиячәк, ә иң сирәк очрый торганнары исә музей фондына тапшырылып, кыйммәтле экспонат статусын алачак.
Акция 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, диелә ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәрендә.