news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли китапханәсендә лекцияләр узачак

ТР Милли китапханәсендә лекцияләр узачак, аларда галәм серләре турында фикер алышачаклар. Спикерлар астрономия һәм физика өлкәсендәге белгечләр булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 нчы февральдә 18:00 сәгатьтә «Галәмнең караңгы матдәсе» лекциясе узачак. Анда билгесез караңгы матдәнең галактикага һәм йолдызларга йогынтысы турында фикер алышачаклар. 

12 нче февральдә 17:30 сәгатьтә кешенең кара тишекләр турындагы күзаллаулары, шулай ук аларның генезисы, классификациясе, серләре турында фикер алышачаклар.

Лекцияләргә керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100