ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр белән эшләү бүлегенең “Алтын Урта” бәхәс клубы яңа очрашуга чакыра
2 мартта ТР мөселманнары Диния нәзарәте конференц-залында КФУның Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Булат Яһудин белән очрашу була
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге тарафыннан оештырылган “Алтын Урта” бәхәс клубы соңгы арада якын көнчыгышта һәм гарәп илләрендә булган вакыйгалар турында фикер алышырга чакыра.
2 мартта ТР мөселманнары Диния нәзарәте конференц-залында КФУның Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Булат Яһудин белән очрашу була. Тунис, Мисыр, Ливиядәге һәм башка гарәп илләрендәге вакыйгалар яңалыкларның үзәгендә тора. Бу чуалышларның һәм инкыйлабларның сәбәбе нидә? Алга таба вәзгыять ничек булыр?
Очрашуда катнашучылар бу сорауларга җавап табарга тырышачак, дип хәбәр итә мөфтият сайты.