news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР мәгариф һәм фән министры "WorldSkills Russia 2015" чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре белән очрашты

Самарага Татарстаннан 16 вәкил барачак

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "WorldSkills Russia 2015" чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре белән очрашты.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында бүгенге очрашу ТР җыелма командасының 9-12 апрель көннәрендә Самарада узачак Идел буе федераль округы чемпионатында катнашуы алдыннан оештырылган. Татарстан командасы барлыгы 15 компетенциядә тәкъдим ителә: суыткыч һәм вентиляция техникасын эшләү, станокларда токарь эшләре, костюм дизайны, авыл хуҗалыгы машиналары, җиңел автомобильләрне ремонтлау, кондитерлык эше, пешекче осталыгы, чәчтараш сәнгате, эретеп ябыштыру технологияләре, коры төзелеш һәм штукатурлау эшләре, плитка белән тышлау, мәктәпкәчә тәрбия, кирпеч салу, веб-дизайн һәм электр монтажлау. 16 кешедән торган ТР җыелма командасы республика турында җиңүчеләрдән төзелгән, әлеге этапта 500 дән артык кеше катнашкан. Әйтергә кирәк, Татарстан – 15 компетенциянең барысы буенча да осталыгын күрсәтергә җыенучы бердәнбер төбәк.

Энгель Фәттахов Самарада үз көчен сынап караячак яшьләрнең һәрберсе белән танышып чыкты, аларга округ этабында зур уңышлар һәм үзләренә тиңнәр табылмавын теләде. “Квалификацияле белгечләр әзерләү безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора, эшче һөнәрләрнең абруен арттыру зарур”, - дип белдерде министр һәм эшче һөнәрләр буенча чемпионатны республикада ел саен үткәрергә кирәк дигән фикерен җиткерде. Энгель Фәттахов быелгы призерлар һәм җиңүчеләр бүләксез калмас, дип тә ышандырды. Министр Татарстан данын яклаячак яшьләрнең дөньякүләм чемпионатка да барачагына ышанычын белдерде.

Түбән Кама агросәнәгать көллияте студенты, коры төзелеш белгече, штукатур Максим Владимиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре белән аралашканда, былтыр үзенең "WorldSkills Russia" II илкүләм эшче һөнәрләр чемпионатының финалында икенче урынны яулаган. Аңа шушы һөнәрне сайлавына Краснодарда “Кнауф” компаниясендә стажировка узу этәргеч булган. Киләчәктә ул эксперт булырга хыяллана һәм үзе дә яшьләрне өйрәтергә хыяллана.

Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Айсылу Сөнгатуллина республика этабында 10 лап көндәше арасында өстен чыккан. Ул Самарада узачак округ этабында да җиңеп чыгарга өметләнә. Киләчәктә дә ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү өлкәсендә эшләргә хыяллана. Айсылу сүзләренә караганда, аларны төрлечә сынап караганнар, шулай ук төрле экстремаль хәлләрдә дә гамәлләренә бәя биргәннәр.

"WorldSkills Russia 2015" чемпионатының финалы быел янә Казанда узачак. 19 нчы майдан 23енә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үз һөнәре буенча иң яхшысы исеме өчен 660 тан артык конкурсант көч сынашачак. Аларның күнекмәләренә Россиянең 70 төбәгеннән 590 эксперт бәя бирәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: агымдагы елның августында 2019 нчы елда "WorldSkills Compettiton" Дөньякүләм чемпионаты финалы кайда үткәреләчәге мәгълүм булачак. Искәртеп узабыз: Казан "WorldSkills International" дөнякүләм чемпионатын уздыру хокукына кандидат шәһәр булып тора.

Белешмә өчен. 2-3 апрель көннәрендә Казанда WorldSkills Russia 2015 төбәк чемпионаты кысаларында соңгы ярыш этапларының берсе узды. Яңа ресурс үзәге, Казан энергетика көллияте базасында Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистай районнарыннан профильле белем бирү оешмалары студентлары “Электромонтаж” белгечлеге буенча иң яхшысы исеме өчен көч сынашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100